ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Рөстәм Миңнеханов: Укытучылар – чын геройлар

0

Бүген Казанның «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чара булды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Чарага җыелган кунакларга Россия мәгариф министры Сергей Кравцовның педагогларга һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан юллаган видеомөрәҗәгатен күрсәттеләр. Аннары укытучылар каршында Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

Фото: Республика Рәисенең матбугат хезмәте

«Сезнең хезмәт – үзенә бертөрле. Һәр кеше өчен аның баласы – тормышта иң әһәмиятлесе, иң мөһим байлык һәм казаныш. Һәм бу балаларны без сезгә ышанып тапшырабыз. Чөнки без сезгә ышанабыз! Укытучы хезмәте бик катлаулы, аерым сыйфатларга ия булырга, шул исәптән түземлек кирәк – чөнки укучыларга белем бирү бер дә җиңел түгел», - дип искәртте ТР Рәисе.

Миңнеханов укытучы һөнәре турында үз фикерләре белән уртаклашты. «Коллегаларыма һәрвакыт мин беркайчан да эшли алмам дип уйлаган берничә һөнәр бар дип әйтәм – миңа түземлек җитмәячәк. Ә сез – укытучылар – чын геройлар», - диде ул.

Фото: Республика Рәисенең матбугат хезмәте

«Биредә, бу залда республиканың барлык шәһәрләре һәм районнарыннан иң-иңнәр җыелган. Республика җитәкчелеге исеменнән барлык укытучыларга һөнәрегезгә карата хөрмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез моңа лаек! Бәйрәм белән сезне!» - дип сүзен төгәлләде Татарстан Рәисе.

Фото: Республика Рәисенең матбугат хезмәте

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов алдынгы педагогларга Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Аерым алганда, алар «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы», «Татарстан Республикасының халык укытучысы», «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемнәргә һәм «ТАССР төзелүгә 100 ел» медаленә лаек булды.

Бәйрәм Татарстан Республикасының сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.