ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Кама мәктәпләрендә экология дәресләрен яңа форматта башлап җибәрделәр

0

Түбән Каманың СИБУР предприятиесе экологлары мәктәпләрдә экология дәресләрен яңа форматта башлап җибәрде. Бу уку елына эксперт-методистлар «Пластикның икенче тормышы» дәресләр программасы материалларын яңартты һәм экочемоданны яңа гамәли материаллар белән тулыландырды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Беренче экодәрес 26нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучылары өчен үткәрелде.Түбән Каманың СИБУР предприятиесе өченче ел рәттән экодәресләр үткәрә. Бу чүпләргә ярамаганлыгы турында күңелсез лекцияләр түгел, ә семинарлар, ярышлар һәм хәтта экология темасына квизлар.

Әйтик, Түбән Каманың СИБУР предприятиесенең әйдәп баручы инженеры Эльвира Сарсенова һәм Корпоратив коммуникацияләр эксперты Мария Иванова 26нчы мәктәптә әнә шундый дәрес үткәрделәр дә. 8нче сыйныф укучыларын өч командага бүлделәр, һәрберсенә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм калдыкларны эшкәртү белән бәйле сорауларга җавап бирергә туры килде.

Фото: © https://tat.e-nkama.ru/

«Агымдагы уку елында бу – Түбән Камада уздырылган беренче квиз. Җәй буена без эксперт-методистлар белән берлектә «Пластикның икенче тормышы» экодәресләр программасы материалларын яңарттык, экочемоданны тулыландырдык һәм агарту дәресләре сериясен үткәрергә әзербез. Безнең максат – балаларда дөрес экологик гадәтләр булдыру», – диде Эльвира Сарсенова.

Интеллектуаль уен мәсьәләләре балаларны шактый уйларга мәҗбүр итте. Россиядә батареяларны эшкәртү буенча ничә завод икәнен хәтта өлкәннәр дә белмидер әле. Яки 20 агачны коткару өчен, күпме макулатура тапшырырга кирәк? 2 тонна! Балаларның экологик акцияләрдә актив катнашуы һәм табигать ресурсларын саклауга үз өлешләрен кертүе бик яхшы.

Квиздан соң эколог балаларга пластик эшкәртү турында сөйләде һәм икенчел чимал әйберләре белән танышырга чакырды.

Бүләккә укучылар Менделеевның акыллы таблицасын һәм СИБУР IQ журналын алды.

Экодәресләр уку елы дәвамында Түбән Каманың башка мәктәпләрендә дә узачак, балалар калдыкларны эшкәртү серләре турында күбрәк белә алачак. Мондый файдалы дәресләрне Түбән Кама укытучылары, волонтерлар һәм хәтта ата-аналар да мөстәкыйль рәвештә оештыра ала. «Пластикның икенче тормышы» сайтында 5-11 сыйныф укучылары өчен әзер уку материалы бар инде. Ул үз эченә презентацияне, видео дәресләрне, бастырып кулланып булырлык материалларны ала.