ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Лилия Йосыпова Татарстан Көрәш федерациясенең журналистлар белән тыгыз эшләмәвен әйтте

0

Көрәш темасына язучы «Ирек мәйданы» журналисты Лилия Йосыпова Татарстанның Көрәш федерациясе журналистлар белән азрак эшли дип саный. Бу хакта журналист «Интертат»ның «ВКонтакте» сәхифәсендә туры эфирда бара торган «Әйтер сүз» рубрикасында сөйләде.

«Татарстан Көрәш федерациясе журналистлар белән азрак эшли кебек миңа. Тарту, илһамландыру юк. «Кер эзлисез бит сез», – дип тә әйтте җитәкчелек. Кер эзләмибез инде, шушы өлкәдәгеләрнең проблемаларын, моң-зарларын тыңлыйбыз, күренгән бик үк гадел булмаган моментларны яктыртабыз», – диде журналист.

Журналист әйтүенчә, эш өчен түләмәгән очраклар да булгалаган. «Мин көрәш турында күңел халәтем кушканга язам. Шулай үз теләге белән килеп эшләүчеләр күбрәк булсын иде әле. Энергиям күпмегә җитәр, белмим. Бушлай эшләгән моментлар да күп. Үзебезнең милли спортка азмы-күпме пиар булсын дип тырышуым инде. Көрәш турында татарча язган журналистлар болай да аз», – ди ул.

«Көрәш турында язмаларда кайчак, мактарга гына тиеш, дип кабул итәләр. Алай гына булмый бит ул, проблемалар да күренә. Гел мактап кына утырып булмый бит», – дип фикерләрен җиткерде Лилия Йосыпова.