ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстаннан физкультура укытучысы махсус операциядә Суворов медале белән бүләкләнгән

0

Татарстаннан физкультура укытучысы ике ел элек махсус хәрби операция зонасына китә. 2022-2023 уку елында Юрий Васильев нибары өч атна гына эшләп өлгерә. Ул 22 сентябрьдә Татарстанның Буа районы хәрби комиссариаты мобилизацияләгән кешеләр арасында була.

Иске Тинчәле авылында физкультура, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укыткан Юрий гамәлдәге армиягә эләгә.

Юрий Васильев – районда эш урыныннан махсус операциягә киткән бердәнбер укытучы. Повестка алгач та, ул барачагын шундук әйтә. Әнисе әйтүенчә, армиядә хезмәт иткән, спортта чыныккан кеше буларак ул башкача булдыра алмас иде.

Юрий әти-әнисенә үз хезмәте турында бернәрсә дә сөйләми диярлек. Әмма аңа бирелгән дәүләт бүләкләренә караганда, әти-әнисе улларының нинди кыю сугышчы булуын аңлый.

Хәрби Суворов медале, II дәрәҗәдәге «Хәрби батырлык» медале һәм Татарстанда мотоукчылар полкы хәрбиләре өчен булдырылган махсус медаль белән бүләкләнгән.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.