ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанның Локомотив ярымутравында дөнья тирәли сәяхәтчеләр булып киттеләр

0

Казанның Локомотив ярымутравында урнашкан 100 елдан артык тарихы булган яхталар клубында дөнья тирәли сәяхәтчеләр Евгений Ковалевский һәм судно капитаны Станислав Берёзкин булып киттеләр. Үзләре Томск шәһәреннән. Алар 2021 елның 1 июлендә Кронштадттан кузгалган булган. Максатлары – 19 гасырда булган сәяхәтчеләрнең юлларын узу.

«Дөнья тирәли сәяхәт итүче рус диңгезчеләре юлы буйлап» дигән экспедициябезнең төп максаты – тарихи истәлекләрне барлау һәм аларны саклап яшь буынга тапшыру булып тора.19 гасырда дөнья тирәли сәхәт ясаган Крузинштерн, Литке, Головиннар узган юлларны үтәбез. Экспедициябезне оештыручылар – Рус георографик җәмгыятьнең Томск бүлеге. Координаторыбыз Юлия Калюжная – яр буе штабы җитәкчебез дә бар», – диде экспедиция җитәкчесе, техинка фәннәре кандидаты, география галиме, Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры Евгений Ковлевский.

Әңгәмәдәш Татарстанга карата булган мөнәсәбәтен, тәэсирен дә әйтте.

«Казан – үтә дә борыңгы шәһәр. Бензин аласызыбыз килгән иде, шәһәрнең бер гаиләсе безне илтеп тә куйды. Гомумән, Татарстан – соклангыч җир икәненә инанам. Үземнең дә ике киявем – татарлар. Безнең Себер якларында да татарлар күп яши. Рус географик җәмгыятен ТР Дмитрий Шиллер җитәкли. Алар Антарктидада акваланглар белән су астына чумдылар, үзләре изге Коръән китабын да алып төштеләр һәм ни хикмәт, аларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итте. Ә безгә губернатор тарафыннан бер ярдәм дә күрсәтелмәде. Шуңа күрә дә, ТР – алдынгы», – диде ул.

«Без кунакларыбызны шатланып каршы алдык. Казанда да дөнья тирәли сәяхәтчеләребез, «Парус мәктәбе» шактый уңышлы гына эшләп килә. Күпләр дөнья тирәли сәяхәт турында хыяллана, ләкин аңа ныклы әзерлек кирәк. Әлбәттә, халыкка бу җәһәттән Локомотивтагы яхталар клубында мөһим белемне туплау ярдәм итәчәк», – диде ТР Фотографлар берлеге әгъзасы, Казанда яхта туризмын һәм спортны үстерү буенча белгеч Кристина Дегтярева.

Әйтергә кирәк, Казандагы су транспорты тупланган Локомотив ярымутравындагы яхта клубы һәм спорт мәктәбе белән Олег Тюрин җитәкчелек итә. Ул Татарстандагы су транспорты, диңгез темаларына гына түгел, ә Казан тарихына да битараф түгел. Ул да дөнья тирәли сәяхәтчеләрне сәламләде һәм имин юллар теләде.