ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Әкият» курчак театры Мәскәүдәге гастрольләрен «Әлфия» спектакле белән ачты

0

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры Россия башкаласында гастрольләрен «Әлфия» спектакле белән ачты. Куелышны Мәскәү курчак театрында тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Фото: © Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Чарада Татарстан вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә катнашты. Спектакль башланыр алдыннан тамашачыларны Мәскәү курчак театры директоры Людмила Редько, Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Аябнов һәм «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев сәламләде.

«Әлфия» спектакле татар җырчысы Әлфия Авзалова биографиясенә нигезләнгән. Тамашачылар арасында артистканың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова да бар иде.

Фото: © Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

«Әкият» курчак театрының Мәскәүдә гастрольләре 6 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Башкала халкы «Авиатор» (өч тапкыр «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты), «Соры муен» һәм «Җиде кәҗә бәтие» спектакльләрен карый ала.

Ә шул ук көннәрдә Казанда илнең иң борынгы Мәскәү курчак театры гастрольләре бара. «Әкият» театры алар белән инде биш ел хезмәттәшлек итә.