ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәттә икенче атнада җылылык бирү сезоны башлана

0

Әлмәттә җылылык бирү көне билгеле булды. 2024 елда күп фатирлы йортларда 7 октябрьдә ягып җылыту сезоны башлана. Шул ук вакытта мәктәпләрне дә, балалар бакчаларын да җылыта башлаячаклар. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Искәртик, социаль объектларда җылыту системасында беренче эшләтеп җибәрү эшләре 25 сентябрьдә үткәрелде. Хәзер шундый техник мөмкинлек булган балалар бакчалары җылытыла.