ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казан сентябрь аенда икенчел торак иң кыйммәтләнгән шәһәрләр исемлегенә керде

0

Казан икенчел базарда бәяләр динамикасы буенча миллионлы шәһәрләр исемлегендә өченче урынны алды. 2024 елның сентябре нәтиҗәләре буенча, ТР башкаласында «икенчел торакта» квадрат метр бәясе 1,1 процентка, 169 мең сумга кадәр арткан, дип яза РБК тармак экспертларына сылтама белән.

Шушы ук чорда бәяләрнең иң зур үсеше Түбән Новгород икенчел базарында күзәтелде. Анда квадрат метр бәясе 1,6 процентка, 133 мең сумга кадәр үскән.

Бәяләр үсеше динамикасы буенча икенче урынны Краснодар алды (+1,5 процент, 117 меңгә кадәр). Топ-5кә шулай ук Ростов--Дон (+0,6 процент, 114 меңгә кадәр) һәм Красноярск (+0,5 процент, 119 меңгә кадәр) белән Воронеж (шулай ук 0,5 процентка, 98 меңгә кадәр) эләккән.

Мәскәү бу топта 10 нчы урында. Көзнең беренче аенда "Мәскәү икенчел торагында» квадрат метр бәясе нибары 0,2 процентка, 333 мең сумга кадәр кыйммәтләнде.