ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда укытучылар семинарында яшьләр арасында туган телгә кызыксыну арту билгеләп үтелде

0

Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов соңгы ике-өч елда яшьләр арасында туган телгә кызыксыну арта баруын сөйләде. Бу турыда ул Казанның 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда узган төбәкләрдә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган семинарда искәртте.

Александр Блинов фикеренчә, тел мәдәният өлкәсен формалаштыра. «Телне белмәсәк, мәдәниятебезне дә югалтабыз. Тел яшәсен өчен без телне өйрәнү мөмкинлеген булдырырга тиеш. Телне туганнар, дуслар белән генә аралашканда кулланырга түгел, ә тормыш-көнкүрештә дә практикалаштыру зарур. Аеручы яшьләр арасында телне престижын формалаштыру мөһим. Тел матур итеп, яшьләрчә, заманча тәкъдим ителә икән, ул җәлеп итеп тора. Минемчә, соңгы ике-өч елда яшьләр арасында туган телгә кызыксыну арта бара», – диде Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы .

«Телне өйрәнүнең нәтиҗәле алымнары» дип аталган семинарлар циклын Казан мэриясе һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе уздыра. Ул Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

«Бу очрашу-семинарлар инде дүртенче ел уздырыла. Моңа кадәр физиклар, инглиз теле һ.б. фән укытучылары үзләренең методикаларын, дәрес үткәрү алымнары белән бүлешкән иде. Быел полиглот Дмитрий Петров, Алексей Арзамазов белән очраштык. Яңа уку елында үз төбәкләрендә танылган шәхесләрне кунакка чакырырга булдык. Безгә дә, сезгә дә кызыклы бу. Глобальләшү проблемасы белән безнең буын гына очрашадыр. Телләрне саклау мәсьәләсенең моңарчы бу кадәр актуаль булганы юк иде, вазгыять андый түгел иде», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Аның әйтүенчә, бу семинарлар, беренче чиратта, тәҗрибәне баетыр өчен генә түгел, мотивацияне арттыру, рухны күтәрер өчен дә кирәк. «Бу очрашу барыбыз өчен дә таяну ноктасы булыр дип уйлыйм. Килгәнегез өчен рәхмәт! Мондагы мизгел барыбыз өчен дә файдалы, илһамландыра торган булса иде», – дип өстәде Гүзәл Сәгыйтова.

Семинарда спикер буларак Якутскидан Саха Республикасы лицей-интернаты директоры, физика һәм математика фәннәре докторы, Михаил Алексеев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Иван Шамаев, Ижевскидан филология фәннәре кандидаты, Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе директоры Татьяна Волкова һәм Чабаксардан башлангыч мәктәп өчен чуваш теле дәреслеге авторларының берсе, «Хавал» чуаш инициатив төркеменең координаторы, Чабаксарда узучы телләр фестиваленең төп оештыручысы Александр Блинов чыгыш ясады.

«Бу өлкәдә Татарстанда тәҗрибә күп җыелган. Минтимер Шәймиевтан башлап, республика җитәкчелеге татар теленә, татар телендә белем бирү системасына, балаларны укыту һәм тәрбияләүгә һәрчак актив теләктәшлек белдереп тора. Бу традиция әле дә дәвам итә. Бездә гел алай булды дип әйтә алмыйм. Нигездә Якутиядә бу эшчәнлек иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан алып барыла. Аңлашыла, 1990 еллар – башка вакыт иде. Якутиядә милли мәктәп үсеше концепциясе башланды: якут мәктәпләре ачылды. Ләкин безгә чиновниклар каршы торды, шулай да, үз дигәнебезгә ирешә алдык», – диде Иван Шамаев.

Татьяна Волкова семинардагы барлык укытучыларны туган телне саклауда үз өлешен кертер өчен тырышуларын билгеләп үтте.

«Туган телне өйрәнү – белем бирү оешмасының бик мөһим юнәлеше. Икенче яктан, балаларның үзгәрүләрен кабул итәргә кирәк. Алар белән бергә без дә үзгәрергә тиеш. Балага туган телдә белем бирәсебез килсә, иң элек, аның теләкләренә, сорауларына һәм мохиткә игътибар итәргә кирәк. Безнең мәктәптәге балаларның 60 проценты удмурт телен укый, шуларның 30 проценты гына удмурт телен белә. Калган 30 проценты – удмурт телен белмәүчеләр. Ата-аналары удмурт булсалар да, балалары туган телен белми, русча сөйләшәләр», – диде ул.

  • Семинарның төп максаты – татар теле укытучыларын һәм мәктәп директорларын регионнарда туган телне саклау тәҗрибәсе белән таныштыру. Чарага башка төбәкләрнең тәҗрибәсен үзләштерер өчен 600гә якын татар теле укытучысы килде. Семинардан тулырак репортаж «Интертат.татар» сайтында чыгачак.
  • Бу елның беренче семинары гыйнвар аенда узган иде. Татар теле укытучылары, тәрбиячеләре һәм методистларына телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнары турында Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты, «Полиглот» интеллектуаль реалити-шоу авторы һәм алып баручысы, чит телләрне тиз өйрәнү буенча китаплар һәм дәреслек-күнегүләр авторы Дмитрий Петров сөйләде. Апрельдә узган чарада филолог, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, Россия Халыклар дуслыгы университетының Рус теле институты профессоры, татар теленә өйрәтү методикасы авторы Алексей Арзамазов чыгыш ясады.