ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Алпар» этномузыка ансамбле Төркия шәһәрләрендә аутентик татар музыкасын тәкъдим итте

0

Казанның «Алпар» этномузыка ансамбле Төркия шәһәрләрендә аутентик татар музыкасын тәкъдим итте.

«Төркиядә этник музыка ансамбле зур кызыксыну уятты. Төркия татарларына алар легендар «ТÜМАТА» ансамбле чыгышларын хәтерләтте», – дип хәбәр итә «Миллиард.Татар» порталы, журналист һәм язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура сүзләренә сылтама белән.

Алмаз Әсхәдуллин җитәкчелегендәге Алпар» ансабленең Төркия туры Анталиядән башланган һәм музыкантлар Анкара, Искешәһәр, Истанбул шәһәрләрендә чыгышлар ясаган.

Музыкантларның чыгышы «Йөрүк Төрекмән»/ Yörük Türkmen Festivali Төрки мәдәният халыкара фестиваленнән башланган. Музыкантлар шәһәр китапханәсендә татар әдәбияты бүлеге ачылу уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында да катнашкан.

Анкарада музыкантларның чыгышын «TRT AVAZ» телеканалы яздырып алган, тиздән ул телеэкраннарга да чыгачак.