ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышын уздырды

0

Бүген Казанда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы президиумы утырышы узды, анда партиянең башлангыч бүлекчәләренең төбәк советын төзү турында карар кабул ителде, шулай ук оештыру һәм кадрлар мәсьәләләре каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Бүгенге утырышта «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаренең партия проектларын гамәлгә ашыру, агитация-пропаганда һәм идеология эше мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова сайланды. Бу постны биләгән Римма Ратникова Сәяси совет составыннан чыгарга карар кабул иткән. «Ольга Михайловна – тәҗрибәле кеше, әлеге эш юнәлеше аңа таныш», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, кандидатураны тәкъдим итеп.

Бүген утырышта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк башлангыч бүлекләре советын төзү турында карар кабул ителде. Партиянең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – партия төзелеше бүлеге башлыгы Лилия Әхмәтҗанова билгеләп үткәнчә, башлангыч бүлекләрнең төбәк советының оештыру утырышы 2024 елның 1 ноябренә билгеләнгән, ул Казанда узачак. «Башлангыч оешмалар – безнең партиянең төп буыны, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – аларның эшен көчәйтергә тырышачакбыз».

Бүген шулай ук җиденче чакырылыш Дәүләт Советына «Бердәм Россия» партиясеннән бердәм республика округы буенча сайланган депутатларны сайлау округларына беркетүгә үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, Илгиз Зәйниев 3 нче Кремль бермандатлы сайлау округына, Ирина Терентьева 30 нчы номерлы Сәйдәшев бермандатлы сайлау округына һәм 31 нче Идел буе бермандатлы сайлау округына, Данис Шакиров 47 нче Кукмара бермандатлы сайлау округына беркетелде.