ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Утыздан артык дәүләт лидеры Казанда БРИКС саммитында катнашуын раслады

0

30дан артык илнең лидеры Казанда БРИКС саммитында катнашуларын раслады. Мондый мәгълүмат белән Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Сергей Рябков булачак вакыйгага әзерлеккә багышланган матбугат конференциясендә уртаклашты.

Министр урынбасары «аутрич» һәм БРИКС+ форматындагы очрашуларда үсеп килүче илләр катнашачагын искәртте һәм аларның югары дәрәҗәдә тәкъдим ителәчәгенә ышаныч белдерде.

«Бүгенге көндә тиешле раслаулар инде өч дистәдән артык дәүләттән алынган, шул исәптән Евразия икътисади берлеге һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге буенча безнең якын күршеләребез һәм партнерларыбыз», — дип, аның сүзләрен китерә ТАСС.

Моннан тыш, Рябков сүзләренчә, Татарстан башкаласына төбәк оешмалары җитәкчеләре, аларның башкарма органнары киләчәк. Шулай ук яңа Үсеш банкы башлыгы Дилма Руссеффның да катнашуы һәм чыгышы көтелә.

Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган саммитта катнашуын раславын хәбәр итте. Россия рәислегендәге БРИКС кысаларында халыкара чара 2024 елның 22-24 октябрендә Казанда уза.