ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ялларда Татарстанда яңгыр көтелә һәм бераз суытачак

0

Ялларда Татарстанда һава торышы үзгәрәчәк. Яңгыр явуы, шулай ук температураның түбәнәюе көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Иртәгә, 4 октябрьдә, төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк, көньякта һәм көнчыгышта температура -5 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Көндез исә һава +17..+22 градуска кадәр җылыначак.

Соңгы вакытта һава торышына йогынты ясаган антициклон шимбәдә китә. Төньяк циклонның атмосфера фронтлары килү белән бераз яңгыр һәм температура фонының түбәнәюе көтелә. Әгәр төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көньякта һәм көнчыгышта +3..-2 градус тәшкил итсә, көндез исә термометрның терекөмеш баганасы +19 градуска кадәр күтәреләчәк.

6 октябрьдә төнлә шулай ук бераз яңгыр көтелә, әмма көндез явым-төшем ихтималы кими. Төнлә +4..+9 градус булса, көндез дә температура +12..+17 градустан югары күтәрелмәячәк.

Киләсе атнада һава торышы тотрыксыз булачак. Әйтик, урыны белән, күбесенчә республиканың көнбатышында бераз яңгыр көтелә. Дүшәмбе, 7 октябрьдә һава температурасы +13..+18, ә сишәмбедә +15..+20 градус тәшкил итәчәк.