ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татар яшьләре форумы әкият геройларын товар билгесе итеп теркәгән оешманы гаепләп чыкты

0

Бу көннәрдә Казаннан бер оешма татар халык әкиятләре каһарманнарын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә тырышканы билгеле булды. Каһарманнар арасында: Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы. Хокукый шикаятьләрнең берсе «Әкият» татар курчак театрына килде инде, диелә Бөтендөнья татар яшьләре форумы белдерүендә.

«Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: «Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында» федераль канунының II нче бүлеге, 8 нче маддәсе буенча, халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый», - дип хәбәр ителә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы моның турында Фикри милек буенча федераль хезмәткә (Роспатентка) хат юлланган.