ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Сарман районында махсус операциядә катнашучы 500дән артык хәрбигә күчтәнәч җибәрделәр

0

Сарман районы ветераннары актив тормыш алып бара: спорт, сәнгать, иҗат белән шөгыльләнә, җәмәгать эшеннән дә читтә калмый. Ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗеваны Җәлил бистәсендә генә түгел, бөтен районда беләләр. Аның шигырьләре бер җыентык булып дөнья күргән. Ул тәмле өчпочмаклар да пешерә.

Моннан тыш, Әнисә ханым махсус хәрби операциядә катнашучыларга да ярдәм күрсәтә. Шушы көннәрдә аның җитәкчелегендә ветераннар утызынчы маскировка челтәрен үрде.

«Якташларыбызга ярдәм итә күрсен иде. Үзләре белән хатлар, посылкалар ярдәмендә, волонтерлар аша аралашабыз. Алар гуманитар ярдәм алу белән үк безгә рәхмәт сүзләре килеп ирешә. Без дә шатланабыз, елыйбыз, аларның исән-имин әйләнеп кайтуын теләп дога кылабыз. Егетләр кыска вакытлы ялга кайткач, безгә керә, хәлебезне сорый», - дип сөйләде Әнисә Минһаҗева.

Җәен үз бакчаларында мул уңыш үстергәннәр, соңыннан яшелчәләрнең бер өлешен махсус хәрби операциядә хезмәт итүче 500дән артык якташларына җибәргәннәр.

«Башлыклар һәм оекбашлар бәйлибез. Коры душ, төрле үләннәр, җиләк-җимештән чәй әзерләдек. Кешеләр җыйган материаллардан мендәрләр, башка әйберләр тегәбез. Лотерея билетлары сатып, җыелган акчага маскировка челтәре үрү өчен кирәк-яраклар сатып алдык», - дип сүзен дәвам итте Ветераннар советы рәисе.

Бистә интернат-йортында картлар һәм инвалидлар өчен Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм чарасы булды. Өлкәннәрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, аларга ихлас теләкләрен җиткерде, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Җәлил бистәсе башлыгы Рәфыйк Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаровның ышанычлы вәкиле Илсөяр Миңнеярова, районның социаль яклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйльметдинова да өлкәннәргә изге теләкләрен җиткерде.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга якын акча бирелә. Бу республикада түләүләрнең арттырылуы белән бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Альбина Сабирова ярдәмендә әзерләнде.