ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда йортлар һәм социаль объектларга 7 октябрьдән җылы бирә башлыйлар

0

7 октябрьдән Казанда ягып җылыту сезоны башлана, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы мэриясендә.

Күп фатирлы йортларга, мәдәният һәм социаль өлкә объектларына җылы бирә башлыйлар. Башкарма комитетта искәртүләренчә, шәһәрдә 5987 күп фатирлы йорт (шуларның 5545е үзәктән җылытыла), 879 социаль объект (116 медицина оешмасы һәм 638 белем бирү учреждениесе) исәпләнә.

Фаразлар буенча, 2-6 октябрьдә атмосфера һавасының уртача тәүлеклек температурасы 11,1 градус тәшкил итәчәк. Ягып җылыту сезонын башлау турында карар гражданнар һәм учреждениеләрдән килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә, шулай ук төнге температураларның түбән булуы сәбәпле кабул ителде.

«Үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү режимнарын көйләү җылы биргәннән соң ике атна эчендә төгәлләнәчәк», - диелә хәбәрдә.

Әгәр йортка җылы килмәсә яки башка төрле проблемалар килеп чыкса, казанлылар идарәче компаниягә һәм торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать калдыра ала. Моннан тыш, заявкалар +7(843)236-41-23 номеры буенча «Ачык Казан» системасында да кабул ителә. Шулай ук Казан шәһәре Торак-коммуналь хуҗалык комитетының кайнар элемтә телефоннары эшли: +7(843)223-19-21, +7(843)223-19-23.