ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Уфада Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубының чираттагы очрашуы узды

0

Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллегендә Мәрьям Солтанова исемендәге зыялылар клубының чираттагы очрашуы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу юлы чыгыш ясау өчен дөнья күләмендә билгеле кинорежиссёр, сценарист Радик Кудояров чакырылган.⠀Күптән түгел Радик әфәнде Берлиндагы Плетцензее төрмәсенең «үлем йорты» нда җәзалап үтерелгән күренекле татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында «Кара урман» фильмын тәмамлады. Очрашуда сүз шушы һәм башка татар шәхесләренә багышланган кинокартиналар, кинематографта милли теманың популярлыгы, тарихи фактларны эзләү һәм барлау юллары турында барды.⠀

«Сорау-җавап» форматында узган очрашу истә калырлык булды. Тыңлаучылар спикерның эшләренә, шәхес масштабына битараф калмады, чарадан соң да таралырга ашыкмады.

  • Радик Кудояров 1973 елның 7 сентябрендә Уфада туган. Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлый, Калифорния университетында (АКШ) телевизион менеджмент өйрәнә. 2003 елда бәйсез кинокомпаниягә нигез сала һәм 30дан артык документаль фильм һәм документаль драма иҗат итә. Алар арасында генерал Шәйморатов, «Кремльнең Гарәп вәзире» Кәрим Хәкимов һәм башка милләттәшләребезгә багышланган фильмнар да бар.