ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024

Татарстан егете, дрон операторына «Батырлык өчен» медале һәм Батырлык ордены тапшырылды

0

Махсус хәрби операция зонасында пилотсыз очу аппаратлары өлкән операторы булып хезмәт итүче Кайбыч районы егете Алексей Никифоров «Батырлык өчен» медале һәм Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Хәрби 2017 елда тәмамлаган Иске Тәрбит мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул укучыларга һәм педагоглар коллективына алгы сызыктагы хезмәте турында сөйләде.

Укытучылар мәктәп елларында Алексейның бик шук булуын искә ала, ә хәзер исә алар каршында – туган илен өзелеп яратучы җитлеккән солдат. Позитив, боегып утырмый, хезмәттәшләре аны шуның өчен ярата да.

Узган елның сентябрендә Алексей Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзи һәм шунда ук пилотсыз очу аппаратлары операторы сыйфатында алгы сызыкка җибәрелә. Ул дроннар белән идарә серләрен бик җиңел үзләштерә һәм берничә айдан соң пилотсыз очу аппаратлары өлкән операторы итеп билгеләнә.