ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024

«Татнефть» отышлы алым тәкъдим итә

0

Урамда һава торышы әлегә җылы торса да, салкын көзгә дә ерак калмады. Димәк, машина йөртүчеләргә җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алыштырыр чор да якынлаша. «Татнефть» тузган шиннарны әйләнә-тирәгә зыян салмыйча гына тапшырырга тәкъдим итә. Компаниянең ягулык салу станцияләрендә яраксыз шиннарны җыю өчен махсус контейнерлар һәм киштәләр урнаштырылган.

Компаниянең Татарстанда (Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан) һәм аннан читтә (Самара, Кемерово, Ленинград өлкәләре һәм Санкт-Петербург) булган 74 ягулык салу станциясендә 80 нән артык контейнер һәм киштәләр урнаштырылган. Моннан тыш, Әлмәт районында тузган шиннар өчен 4 бункер бар.

Компаниянең икенчел ресурслар идарәсендә хәбәр итүләренчә, кулланылыштан чыккан шиннарны җыю өчен мәйданчыклар саны әкренләп артачак — ел ахырына кадәр «Татнефть»нең Чиләбе, Санкт-Петербург, Мәскәү, Самара, Омск өлкәләрендәге ягулык салу станцияләрендә 49 пункт ачу көтелә.

Шиннар тапшырганда «Татнефть» станцияләрендә «Чемпионнар клубы» программасында катнашучылар 100 гә кадәр өстәмә бонус алырга мөмкин. 4 шиннан артыграк тапшырганда 100 бонус исәпләнә.

«Татнефть» югары коммерция бәясендәге яңа продукция – рециклинг шиннары җитештерү, шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары өслеге өчен кулланылган шиннарны эшкәртү проектын тормышка ашыра. Шиннар кабул итү һәм эшкәртү участоклары географиясе 17 шәһәрне колачлый.

Икенчел ресурсларны эшкәртү «Татнефть» тарафыннан бизнес-процессларга гамәлгә кертелүче циркуляр икътисад принципларының берсе булып тора. Компаниядә җитештерү һәм куллану калдыклары яңа продукция булдыру өчен чимал буларак карала. Мондый алым әйләнә-тирә мохиткә техноген йөкләнешне киметә һәм бөтен нефть төбәге өчен гаять зур экологик һәм икътисади файда китерә.

Реклама. ПАО «Татнефть»