ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Россия Хөкүмәте бюджет хезмәткәрләренең эш хакын 13,2 процентка арттырырга тәкъдим итте

0

РФ Министрлар Кабинеты 2025 елда социаль өлкәдәге бюджет хезмәткәрләренең эш хакын индексацияләргә тәкъдим итте. Бу хакта «Ведомости» газетасы Дәүләт Думасына тапшырылган төзәтмәләргә сылтама белән хәбәр итә.

Проект нигезендә, хезмәт хакларын 13,2 процентка арттырырга тәкъдим ителә. Әлеге чара табибларга, медицина хезмәткәрләренә, педагогларга, югары уку йортлары мөгаллимнәренә, фән эшлеклеләре һәм социаль хезмәткәрләргә кагылачак.

Судьялар, дәүләт учреждениеләре, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, прокурорлар, шулай ук федераль дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләренең окладларын 4,5 процентка күтәрергә тәкъдим ителә.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге чаралар РФ Президентының май указларында күрсәтелгән максатларга ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, анда бюджет хезмәткәрләренең керемнәре төбәк буенча уртача эш хакы күләменнән түбәнрәк булмаска тиешлеге әйтелгән иде.

Россия Финанс министрлыгы өч ел дәвамында әлеге максатларга ел саен 114,6шар миллиард сум бүлеп бирергә ниятли.