ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Балтачта хәрби операциягә җибәрү өчен ау мылтыклары җыялар

0

Бүгенге көндә хәрби операциядә катнаушчыларга Балтач районы халкы мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтә: җиңел машиналар, мотоцикллар, көндәлек кирәк-яраклар, медикаментлар, туклануны тулыландыру юнәлешендә җыелган ярдәм волонтерларыбыз тарафыннан даими илтеп тапшырыла. Хәзер районда хәрби операциягә җибәрү өчен ау мылтыклары җыялар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Ярдәм йөзеннән, хәрби операциядә катнашучыларыбыз тагын бер өлкәдә булышуны сорыйлар. Бүгенге көндә бәрелешләрдә дроннар һәр ике яктан да киң кулланыла. Дошман ягыннан җибәрелгән очкычларны юкка чыгаруда ау мылтыклар файдалану күпкә отышлы, дип расланган. Шунлыктан, район аучылары, мөмкин булса кулда булган мылтыкларны нәкъ менә хәрбиләргә тапшыруны оештырсак иде, диелгән хәбәрдә.

Мылтыкларны тапшыру өчен Балтачта Татарстан Республикасы Росгвардиясе фонды инспекторы Фәрит Гариповка 2-56-61 яисә 89872-27-24-55 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аның янына килгәндә, мылтык белән бергә аны куллану өчен бирелгән рөхсәт кәгазен алып килү сорала.Хәрбиләргә ау мылтыклары рәсми рәвештә килешү нигезендә тапшырыла.

«Игътибар, мылтыклар белән алар өчен алынган патроннарны да тапшыру кирәк. Мылтыктан башка патроннарны өйдә саклау җаваплылыкка тартылырга нигез булып тора. Хәрбиләрнең гомерен саклау өчен бу мөмкинлекне дә тулысынча файдалансак иде», – диелгән хәбәрдә.