ru24.pro
World News in Tatar
Октябрь
2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Эдуард Вафин 2025 елда инвалидларны караган өчен түләүләр билгеләү тәртибен аңлатты

0

Киләсе елдан беренче төркем инвалидларны һәм 80 яшькә җиткән кешеләрне караган өчен компенсация түләүләрен билгеләү тәртибе үзгәрә. Бу хакта бүген Казанда узган брифингта Татарстан буенча Россия пенсия һәм социаль иминият фонды идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

«2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстан буенча Социаль фонд бүлекчәсе 100 меңнән күбрәк гражданның (беренче төркем инвалид яки 80 яшькә җиткәннәр) пенсиясенә 1200 сум күләмендә өстәмә түләү билгеләячәк. Әлеге түләү ел саен индексацияләнәчәк», – диде ул.

Башта өстәмә түләү язма гариза нигезендә пенсионерны караган кешеләргә билгеләнгән була. Бу акча пенсионерның пенсиясе белән бергә килә. Яңа елдан түләүне билгеләү тәртибе үзгәрә.

«2025 елның 1 гыйнварыннан бу өстәмә түләүне 80 яше тулган һәм беренче төркем инвалид булган бөтен кешегә автомат рәвештә билгеләячәкләр. Бернинди гариза да язарга яки өстәмә мәгълүмат тапшырырга кирәкми», – диде Вафин.