ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Марат Айзатуллин төзелеш өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

0

Татарстанда төзелеш программалары тулы көч белән гамәлгә ашырыла – әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдерде.

Татарстан Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Марат Айзатуллин социаль объектлар һәм инженерлык инфраструктурасын төзү программалары турында хәбәр иткән. «Торак» федераль программасы буенча дүрт объектта эш дәвам итә. Аларның үтәлеше 69 процентны тәшкил итә.

Мәгариф учреждениеләреннән бүгенге көндә Кукмара районында башлангыч сыйныфлар өчен бинада (үтәлеш — 70 процент), шулай ук алты балалар бакчасында (үтәлеш — 87 процент) төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә.

Спорт өлкәсендә Алабугада өч футбол манежы (үтәлеше — 76 процент) һәм бер универсаль спорт мәйданчыгында (үтәлеше — 98 процент) эшләр дәвам итә. Бу атнада Түбән Камада программа буенча бер объект төгәлләнде. Моннан тыш, Кукмара шәһәрендә чаңгы-роллер трассасы һәм Апас бистәсендә гамәлдәге футбол кырының административ бинасын төзү эшләре үтәлеше 76 процентны тәшкил итә һ.б, диелә хәбәрдә.