ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Өлкәннәр ункөнлегендә Әлки районында үтәсе мәдәни чаралар турында билгеле

0

Әлки районында Өлкәннәр көненә багышланган зур концерт-тамаша район мәдәният йортында 1 октябрьгә билгеләнгән. Концерт Юхмачы авылындагы картлар һәм инвалидлар йортында да була. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

1-3 октябрь көннәрендә районның мәктәп һәм мәдәният учакларында бәйрәм табыннары үткәреләчәк.

2 октябрьдә администрация бинасында тәҗрибәле белгеч бушлай юридик хезмәт күрсәтергә әзерләнә.

Өлкәннәрне 1-10 нчы октябрь аралыгында С.М. Лисенков исемендәге тарихи туган як музеенда, китапханәләрдә көтәләр.

4 октябрьдә бик арзан бәяләрдән көзге ярминкә оештырыла. Алынган әйберләрне абый-апаларның өйләренә илтеп бирү мөмкинлеге дә булачак.

Шул ук көнне «Алинә» спорт залында өлкәннәр өчен спартакиада оештырылачак. Ункөнлек дәвамында (1-10 октябрь) «Наташа» чәчтарашында бушлай матураю мөмкинлеге дә тудырыла.

Октябрьнең беренче ункөнлегендә иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр «Кайнар элемтә» нокталары сезнең теләсә нинди соравыгызга җавап бирәчәк, гозерегезне тиешле урыннарга җиткерәчәк, булдыра алганча ярдәм итәчәк.