ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Кукмарадан әтисе артыннан махсус операциягә киткән хәрби Батырлык ордены белән бүләкләнде

0

Кукмара районы Иске Каенсар авылыннан контракт буенча хезмәт итүче хәрби Батырлык ордены белән бүләкләнде. Станислав Абрамов махсус хәрби операциягә әтисе артыннан киткән. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәлахетдинова яза.

«Станиславка 28 яшь, армиядән соң иң элек вахта юлы белән эшләде, ә менә махсус хәрби операция зонасына киткәнче төзелеш өлкәсендә хезмәт куйды. Россия Кораллы көчләре белән килешү төзүе һәм тиздән китәчәге турында кайтып әйткәч, күңелемә бик авыр булды. Чөнки ул чагында 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән тормыш иптәшем Владимир да шунда иде. Улымны уеннан кире кайтару өчен күпме генә тырышсам да: «Әни, мин шунда булырга тиеш», – диде, карарын үзгәртмәде. Алар бераз өйрәнүләр узганнан соң, алгы сызыкка керделәр», – ди Светлана Сайфеева.

Хәрби бүгенге көндә 90нчы гвардия танк дивизиясенең 228нче гвардия мотоукчылар полкының бүлекчә командиры вазифасын башкара. Быелның 10 августында Желанное торак пункты тирәсендәге урман полосасында һөҗүм вакытында Станислав Абрамов штурмлау взводы командиры белән бергә алга таба хәрәкәт иткәндә, каршы якның артиллерия утына эләгә, штурмлау взводы командиры яралана. Шул чагында ул югалып калмый, ядрәләр яңгыры астында командирга беренче ярдәм күрсәтә һәм штурмлау төркемнәре белән идарә итүне үз өстенә ала, аларның гамәлләрен координацияли, батальон командиры белән өзлексез элемтәне тәэмин итә.

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм кыюлыгы өчен гвардиянең кече сержанты Абрамов Станислав Петрович аерым тәртиптә дәүләт бүләге – Батырлык ордены белән бүләкләнә.

«Алгы сызыкка кергән чагында хәрбиләр элемтәгә чыга алмый. Андый вакытта үз-үземә урын тапмыйм инде. Ә менә полигонда вакытта көн саен сөйләшәбез я СМС-хәбәр аша аралашабыз. 2023 елның октябрендә хәрби бурычын үтәгәндә дрон һөҗүменә эләгеп, тормыш иптәшем Владимирның гомере өзелде. Аны авылыбыз зиратына җирләдек. Һәлак булганнан соң Батырлык ордены бирелде. Хәзер менә улым өчен ут йотып яшим», – ди әнисе.

Станислав ике тапкыр авылга якыннары янына ялга кайтып килгән. Соңгысында хәрбине әле яңарак кына озатканнар.

«Төп йортта яшәүче улым Евгений белән бик күп эшләделәр бу юлы. Берсе комбайн иярләде, икенчесе йөк машинасы белән басудагы ашлыкны амбарга ташыды. Бакчаларны да тәртипләделәр. Аның нәкъ менә көзге уңыш җыйган вакытта кайта алуы гаиләбез өчен зур ярдәм булды. Улым тагын да җитдиләнгән, үзгәргән, олыгаеп киткән. Элек тә ул хәтле күп сөйләшми иде, хәзер бигрәк аз сүзлегә әйләнгән. Махсус хәрби операция зонасына килешү төзеп киткәненә августта бер ел тулды. Әлеге вакыт эчендә ялгышып кына булса да зарланмады, андагы хәлләрне сөйләмәде ул. Санаулы көннәр шул арада үтеп китсә дә, үзен таза-сау килеш күргәч, йөрәк барыбер азрак тынычланып калды. Хәрбиләрнең һәммәсен Ходай үзе саклап йөртсен, хәсрәтләрен күрергә язмасын», – ди әнисе.