Мәүлид аенда Төмән өлкәсенең Шаңшы Коллары авылы мәчетенә манара куйдылар
Төмән өлкәсенең Вагай районы Шаңшы Коллары (Куларовское) авылында төзелә торган мәчеткә манара һәм ярымай куелды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конструкция Төмән районы мөселманының шәхси инициативасы һәм үз акчасы хисабына эшләнгән. Манарага куела торган алтын ярымай махсус заказ буенча Омск шәһәрендә ясалган.
Төзелеш 2022 елда авария хәленә килгән элеккеге мәчет урынында башланган. Барлык материаллар һәм эшләр халык һәм меценатлар акчасына башкарыла. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте инициативасы белән Россия мөселманнары Диния нәзарәте «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан әлеге мәчет төзелеше өчен иганә акчасы җыю оештырылды. Бина 25 гыйбадәт кылучыга исәпләнгән.
Якын арада стеналарны эчке һәм тышкы яктан бизәү, җылыту системасын электр белән тәэмин итүгә тоташтыру буенча эшләр башкарылачак.