Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәре мөселманнары хәрбиләргә адреслы гуманитар ярдәм җибәргән
Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәре Җәмигъ мәчетендә Купянск юнәлешендә хәрби бурычлар үтәүче подразделение хәрбиләре өчен адреслы гуманитар йөк тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүлекчә составында мәчеткә йөрүче Ногинск мөселманнары да бар. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрбиләргә ике буржуйка миче, өч рация, коры җиләк-җимеш, чикләвек, хәләл тушенка, куертылган сөт, татлы ризыклар, җылы эчке киемнәр, шәхси гигиена чаралары җибәргәннәр. Шулай ук йөк составына Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте биргән хөрмәләр дә кергән. Мәскәү өлкәсе мөселманнары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мәскәү өлкәсе мөфтие Рушан Аббясов фатихасы белән хәрбиләр белән даими элемтәдә, даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җибәрәләр.
«Безнең мәчеттә узган вакыйга хәрбиләргә ярдәм итү акты да, бу катлаулы заманнарда бердәмлегебезнең мөһимлеген искә төшерү дә булды. Безнең һәрберебез махсус хәрби операция шартларында матди ярдәм генә түгел, ә мораль ярдәм дә мөһим икәнен аңлый. Хәрбиләр, без - аларның ватандашлары һәм якыннары, алар өчен борчылабыз һәм аларның батырлыгын бәялибез дигән ышанычка мохтаҗ. Бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү безгә теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итәр дип ышанам. Гуманитар йөк җыюда катнашкан һәркемгә дога кылам. Тынычлыкны һәм Россиянең киләчәген саклаучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән гамәлләрдә күңелләребез бердәм булсын», - диде Ногинск Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рамил Әхмәтшин.