ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024

Фәрит Мөхәммәтшин: Республика уңышларына халыкның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 2025 елга парламентка еллык юлламасында санап кителгән республика уңышларына барлык татарстанлыларның тырышып эшләве, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә ирешелгән.

Бу хакта телеграм-каналында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язган. Ул, шулай ук, киләсе ел республикада Ватанны Саклаучы елы булып игълан ителгәнен искәрткән.

«Республика Рәисе билгеләп үткән төп мәсьәләләр буенча конкрет тәкъдимнәрне хәзердән үк әзерли башларга кирәк. Хөкүмәт белән бергәләп юлламаны гамәлгә ашыру планын әзерләячәкбез. Анда үтәлергә тиешле бурычларны теркәячәкбез», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.