Әлмәт хәрбиләренә «Батырлык өчен» һәм Суворов медальләре тапшырылды
Әлмәттә районның өченче сессиясендә махсус операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
«Батырлык өчен» һәм Суворов медальләрен хәрби хезмәткәрләргә район башлыгы Тимур Нагуманов бүләк итте, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Хәрбиләр бүләкләрне хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен алды.
«Илебез мәнфәгатьләрен батырларча яклаганыгыз өчен сезнең алда баш иябез», - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы катнашучыларга, геройларга бүләкләрне шәхсән тапшыру аның өчен зур мәртәбә булуын ассызыклап.