ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Чаллы халкы Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыя

0

Татарстан халкы Россиянең яңа төбәкләрендә һәм Курск өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм күрсәтә. Чаллыда авыр тормыш хәлендә калучыларга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Битараф булмаган гражданнар азык-төлектән алып көнкүреш техникасына кадәр төрле әйберләр алып килә. Гуманитар ярдәм җыю пунктлары «Далини» офисында, шулай ук «Орион» һәм «Нур» яшьләр үзәкләрендә ачылган.

Эшкуар Наил Сәйфуллинның хәрбиләргә һәм тыныч халыкка беренче тапкыр гына ярдәм итүе түгел. Бүген ул Курск өлкәсендә яшәүчеләр өчен азык-төлек һәм товарлар алып килде. Бер көн эчендә ул кирәкле бөтен әйберне сатып алган.

«Танышларымнан «Нур»да Курск өлкәсе халкына гуманитар ярдәм җыюларын белдем. Беренче чиратта кирәкле азык-төлек – ярмалар, шикәр, он, тиз әзерләнә торган ашлар алып килдем», - дип сөйләде ул.

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре Чаллы халкының ярдәм турында чакыруга битараф калмавын билгеләп үтте. Алар азык-төлек, хәтта көнкүреш техникасы да алып килә. Автокаладан гуманитар ярдәм төялгән берничә микроавтобус озаттылар инде.

«Озак саклана торган тушенка, консервалар, тиз әзерләнә торган ашлар, шикәр, куертылган сөт, карабодай ярмасы, шулай ук балалар өчен памперслар, бәдрәф кәгазе, шәхси гигиена әйберләре китерәләр. Хәтта микродулкынлы мич алып килгән кешеләр дә бар», - дип сөйләде «Нур» яшьләр үзәге директоры Евгений Сироткин.

Әйберләрне Курск өлкәсендә яшәүчеләргә җибәрер алдыннан гуманитар ярдәм җыю пункты хезмәткәрләре аларның барысын да тикшерә һәм төрле тартмаларга тутыра.

«Шәһәрдә яшәүчеләр безгә азык-төлек, киемнәр алып килгәч, барысын да тартмаларга тутырабыз. Бөтенесе дә имзалана һәм Курск өлкәсенә җибәрелә», - дип ачыклык кертте шәһәр студентлар советы активисты Александр Лазарев.

Эш тукталмый, дип хәбәр итте яшьләр үзәге хезмәткәрләре. Хәзерге вакытта гуманитар ярдәм җыю пунктында Курск өлкәсендә, шулай ук Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр өчен җылы киемнәр кабул итәләр, чөнки тиздән салкыннар башланачак. Пункт көн саен ялларсыз иртәнге 8дән кичке 9га кадәр эшли.

Инде киләсе атнада ук Чаллыда җыелган гуманитар ярдәмне тагын Курск өлкәсенә озатачаклар.

Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.