ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рәсим Баксиков Татарстан Дәүләт Советында даими нигездә эшләячәк

0

Бүген җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының беренче утырышында парламентта профессиональ даими нигездә эшләү өчен депутатлар сайладылар. Алар арасына махсус хәрби операциядә катнашучылар – Рәсим Баксиков һәм Эдуард Шәрәфиев тә керде, дип яза «Татар-информ».

«Дәүләт Советында профессиональ даими нигездә 23 депутат эшли. Шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасы буенча, аның ике урынбасары, парламент секретаре һәм комитетларның барлык рәисләре. Барлыгы – 12 кеше. Калган 11 депутат шәхси гаризалар нигезендә сайлана», - диде җиденче чакырылыш парламент депутатлары вәкилләренең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов.

Аның сүзләренчә, Дәүләт Советына 11 буш урынга парламентта профессиональ нигездә эшләргә теләк белдергән 16 депутаттан гариза килгән. Шуңа күрә рейтинг тавыш бирүе оештырылды.

Нәтиҗәдә, профессиональ даими нигездә эшләү өчен депутатлар составына Марат Галиев, Камил Нугаев, Рәсим Баксиков, Ольга Воронова, Ринат Гайзатуллин, Камил Гыйльманов, Мәкъзүм Сәләхов, Ирина Терентьева, Нәҗип Хаҗипов, Эдуард Шәрәфиев һәм Хафиз Миргалимов керде.

Моннан тыш, җиденче чакырылыш Дәүләт Советы президиумы әгъзалары да сайланды. Аның составына 13 депутат керде. Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары Марат Әхмәтов һәм Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина президиумга вазифа буенча керә. Калган тугыз кандидатураны фракцияләр һәм депутатлар вәкилләренең оештыру комитеты тәкъдим итте.

Тавыш биргәннән соң Ркаил Зәйдулла (Зәйдуллин), Елена Кузьмичева, Александр Лившиц, Хафиз Миргалимов, Руслан Нигъмәтуллин, Алексей Созинов, Ирек Хәнипов, Эдуард Шәрәфиев һәм Леонид Якунин президиум әгъзалары булды.

Депутатлар шулай ук Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зариповны бертавыштан Дәүләт Советының Телерадиотапшырулар буенча федераль конкурс комиссиясе вәкиле вазифасына сайлады.

Комиссиянең эше Россиянең бердәм мәгълүмати киңлеген саклауга юнәлдерелгән. Аның вәкилләре илдә радиотапшыруларны үстерү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга ярдәм күрсәтергә тиеш.

Бүген шулай ук парламенттагы сигез комитетның утырышлары булды. Анда комитет рәисләре урынбасарларын сайладылар.

Хафиз Миргалимов – дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә, Камил Нугаев – бюджет, салымнар һәм финанслар, Марат Галиев – икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Ринат Гайзатуллин – торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш, Нәҗип Хаҗипов – экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте, Рәсим Баксиков – законлылык һәм хокук тәртибе, Ольга Воронова – социаль сәясәт, Ирина Терентьева мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары булды.