ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Яңа исем» әдәби лабораториясендә этикет белгече Айсылу Гарипова белән остаханә була

0

20 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә «Яңа исем» әдәби лабораториясе кысаларында Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында этикет белгече Айсылу Гарипова белән «Этикет. Ничек итеп беренче күрешүдә идеаль тәэссорат калдырырга?» дигән темага бушлай мастер-класс була.

«Язучы – кеше арасында еш була торган шәхес. Ул күз өстендә каш кебек, кеше аның үз-үзен тотышына карый, киенү зәвыгын күзәтә, сүзенә колак сала һәм аңа иярә. Шуның өчен дә булачак язучылар өчен хәзерге заман этикетының әлифбасын белү файдалы булыр», – диелә хәбәрдә.