ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда тычкан бизгәге белән авыручылар саны якынча өч тапкыр кимегән

0

Татарстанда бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (ГЛПС) белән авыру очраклары саны өч тапкырга диярлек кимегән. Бу хакта Россия Кулланучылар күзәтчелеге хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.

«2024 елның 8 аенда Татарстанда геморрагик бизгәкнең 228 очрагы теркәлгән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,9 тапкырга кимрәк», – дип белдерделәр ведомствода.

Тычкан бизгәге вирусы әйләнә-тирәгә кимерүчеләр төкереге, сидек белән, экскрементлар ясаганда бүленеп чыга. Аны вируслы продуктларны һәм суны кулланып, тузан сулап йоктырырга мөмкин.

Көзге чорда авыручылар саны артырга мөмкин, шуңа күрә профилактика чараларын үтәүне дәвам итәргә кирәк:

• Бүлмәләрне дезинфекцияләү чараларын һәм индивидуаль саклану чараларын кулланып, дымлы ысул белән генә җыештырыгыз;

· Азык-төлекне кимерүчеләр керә алмый торган савытта саклагыз;

• Ашар алдыннан, кишәрлекләрдә эшләгәннән соң, бәдрәфтән соң һәм ризык әзерләр алдыннан кулларыгызны юыгыз;

· Кимерүчеләрне системалы рәвештә юк итү чаралары үткәрегез;

· Бакча-дача участокларын, коттеджларны һәм аларга якын территорияләрне чиста тотыгыз.

Ведомствода белдерүләренчә, республикада ачык территорияләрдә кимерүчеләргә каршы көзге эшкәртүләр дәвам итә. Хәзерге вакытта 6728,9 гектар җир эшкәртелгән, шул исәптән парклар, скверлар һәм гражданнар ял итә торган урыннар. Территорияләрне эшкәртү кимерүчеләрнең актив чоры тәмамланганчы дәвам итәчәк.