Чувашиянең Чабаксар мәчетенә Мәккәнең Әл-Хәрам мәчетеннән келәм бүләк иттеләр
Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Чабаксар шәһәрендәге «Болгар» мәчетендә Мәүлид ән-Нәби уңаеннан тантана узды. Мәүлид кичәсендә Россия мөселманнары Дини җыены җитәкчесе, мөфти Әлбир хәзрәт Кргановтан «Болгар» мәчетенә Мәккәнең Әл-Хәрам мәчетеннән келәм бүләк ителде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйрәм чарасында Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, «Өч сәхәбә» Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рифкать хәзрәт Крганов, Яңа Чабаксар шәһәренең Җәмигъ мәчете рәисе Минкадыйр хәзрәт Рәҗәпов, «Болгар» мәчете кунаклары һәм мәхәллә кешеләре катнашты.