ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

АвтоВАЗ президенты Lada Aura бизнес-седанының бәясен атады

0

Lada Aura яңа бизнес-седаны 3 млн сумнан артык торачак. Бу санны АвтоВАЗ президенты Максим Соколов РБКга биргән интервьюсында әйтте.

Ул ачыклык керткәнчә, люкс машинасын серияле җитештерүне сентябрьдә башларга телиләр. Соколов үзе Lada Aura электр машинасында йөреп карады. Тест-драйв нәтиҗәләре буенча АвтоВАЗ президенты бизнес-седанны яхшы, заманча авто дип атады. Җитештерү башланганчы компания әле берничә штрих өстәргә планлаштыра, әмма тулаем алганда машина ошый, дип билгеләде топ-менеджер.

Искәртик, Aura Vesta платформасына нигезләнгән. Беренче тапкыр бизнес-седанны 2023 елның июнендә Сочида тәкъдим иттеләр. Машинада артта утыручы пассажирлар өчен киңлекне 25 см га арттырганнар, шулай ук салонны үзенчәлекле төстә ясаганнар һәм премиум-аудиосистема куйганнар.

Элегрәк машинаны Россия Президенты Владимир Путин бәяләргә өлгергән иде. Россия лидеры Lada Aura автомобилен М-11 Мәскәү-Петербург трассасы буйлап йөреп чыккач «яхшы машина» дип атады. Самара өлкәсендә эш сәфәрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та автомобильне сынап карады.