ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Парковка өчен түләүне билгеләү хокукын Татарстан Министрлар Кабинетына тапшырырга телиләр

0

Татарстанда парковка өчен түләүне исәпләү методикасын һәм хәзерге вакытта муниципалитетлар ия булган түләүнең максималь күләмен билгеләү вәкаләтләрен республика Министрлар Кабинетына тапшырырга телиләр. Әлеге яңалык җирле әһәмияткә ия гомуми кулланудагы автомобиль юлларында урнашкан парковкаларга кагылырга тиеш.

Әлеге закон проекты ТР Дәүләт Советы сайтында урнаштырылган. Аны республика парламентының Торак сәясәте һәм инфраструктур үсеш комитеты рәисе Андрей Егоров әзерләгән. Үзгәрешләр «ТР территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» һәм «Татарстан Республикасында юл хәрәкәтен оештыру өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында»гы республика законнарына кертелергә тиеш.

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, быелның июлендә «Россия Федерациясендә юл хәрәкәтен оештыру турында»гы федераль законга төзәтмәләр кертелгәннән соң, федераль һәм төбәк хакимияте органнары, җирле үзидарә органнарының юл хәрәкәтен оештыру буенча вәкаләтләре дә шундый язмышка дучар булды.

Болардан тыш, закон проекты кабул ителгән очракта, ТР Хөкүмәте төбәк яки муниципальара әһәмияткә ия юлларда, җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында парковка өчен түләү күләмен исәпләү методикасын, шулай ук аның максималь күләмен мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукына ия булачак. Элегрәк әлеге методика РФ Транспорт министрлыгы тәкъдимнәре белән билгеләнергә тиеш иде.