ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре һәм дәүләт органнарында эшләүчеләрнең окладлары артачак

0

Татарстанда дәүләт хезмәткәрләре һәм дәүләт вазифаларын биләүчеләрнең айлык окладлары күләмен арттырырга телиләр. Шул хактагы карар коррупциягә каршы экспертиза сайтында урнаштырылган. План нигезендә, хезмәт хаклары 2025 елның 1 гыйнварыннан индексацияләнергә тиеш.

Документ мәгълүматлары буенча, ТР министрларының оклады 1,05 тапкыр, аена 48,8 мең сумга кадәр индексацияләнә. Территориаль башкарма хакимият органнарындагы 3нче разрядлы белгечләрнең оклады да үзгәрә – ул аена 13,9 мең сумга (индексация 1,05 тапкыр) кадәр күтәрелә. Республика органының территориаль органы җитәкчесе секретареның хезмәт хакы да шул күләмдә булачак.

Документта әйтелгәнчә, үзгәрешләр Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы хуҗалык идарәсе, республика Рәисенең эшләр идарәсе каршындагы кунак йорты җитәкчеләре, белгечләре һәм хезмәткәрләренә, шулай ук Казан Кремле хезмәткәрләренә кагылачак.

«Татар-информ» элегрәк хәбәр иткәнчә, РФ Икътисади үсеш министрлыгы фаразы буенча, 2027 елда россиялеләрнең хезмәт хакы 119 мең сумга кадәр артачак.