ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Яшьләр театры гастрольләр белән Татарстанга килә

0

25-27 сентябрьдә Татарстанда Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры гастрольләре узачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.

Театрның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, гастроль кысаларында рус телендә ике спектакль - «Играем Пушкина: Царевна-Лебедь» һәм «Седина в бороду или невеста из Имеретии…» - тәкъдим ителәчәк.

«Играем Пушкина: Царевна-Лебедь» спектакле – Александр Сергеевич Пушкин әкиятенең инсценировкасы. Режиссёры – Ольга Мусина.

«Седина в бороду или невеста из Имеретии…» спектакле – Борис Рацер һәм Владимир Константиновның музыкаль комедия. Режиссёры - Мөсәлим Күлбаев.

Спектакльләр 25-26 сентябрьдә - Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, 27 сентябрьдә Буа дәүләт драма театры сәхнәсендә тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.