ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Мәскәүдә Россия Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары өчен курслар узачак

0

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте һәм Мәскәү ислам институтының 30 еллыгына, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең 40 ел дингә хезмәт итүенә, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 120 еллыгына багышланган масштаблы чаралар кысаларында «Дар» мәдәни үзәгендә РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзалары өчен ислам финанслары буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курсларны РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам финанс учреждениеләре бухгалтерлык исәбе һәм аудиты оешмасы - AAOIFI (Бәһрәйн) һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы оештыра.

Мөгаллиме - РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам финанс учреждениеләре бухгалтерлык исәбе һәм аудиты халыкара оешмасының шәригать стандартларын булдыру буенча өлкән менеджеры Шакир Сиддыйк Шәкүрә.

AAOIFI – дөньяда ислам финанслары буенча экспертиза өлкәсендә иң абруйлы оешмаларның берсе, ул 1991 елның 27 мартында Бәһрәйндә төзелгән. Оешманың максаты – ислам финанс учреждениеләре өчен бухгалтерлык исәбен, аудит, идарә, этика һәм шәригать стандартларын үстерү. Курсларда ислам финансларының төп контрактлары, шулай ук аларның ислам финанс институтларында гамәли кулланылышы җентекләп тикшереләчәк.