ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Ярминкәнең беренче көнендә татарстанлылар 56,9 миллион сумлык продукция сатып алган

0

Татарстанда 14 сентябрьдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Ярминкәнең беренче көнендә фермерлар 56,9 миллион сумлык продукция саткан. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Барлыгы 408,4 тонна яшелчә, шул исәптән 277,6 тонна бәрәңге, 14,9 тонна сөт, 41,4 тонна шикәр, 167,8 мең данә тавык йомыркасы, 54,2 тонна ит, шул исәптән 30,6 тонна сыер ите сатылды», - диелә хәбәрдә.

Фермерлар җитештергән продукцияне сәүдә мәйданчыкларына китерү өчен 740 берәмлек транспорт җәлеп ителгән.

Республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда – 13, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – ике, Түбән Кама районында өч мәйданчыкта, шулай ук муниципаль районнарда үткәрелә.

Ярминкәләр 29 декабрьгә кадәр дәвам итәр дип көтелә.