Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылында «Ай, былбылым!» фестивале узды
Пенза өлкәсенең Усть-Уза авылында «Ай, былбылым!» Төбәкара татар җыры һәм музыкасы фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Чара чын мәгънәсендә рухи, мәдәни байлык һәм иҗат бәйрәменә әверелде. Мин һәм Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма комитеты президиумы әгъзасы Рәшит Алюшев әлеге онытылмаслык вакыйганың мактаулы кунаклары булдык.
Фестивальдә туган авылым Усть-Узаның «Чишмә» ансамбле да катнашты һәм мин моның белән аеруча горурланам.
Сәхнәдә татар һәм рус телендә җырлар яңгырады, конкурсантлар халык биюләре һәм музыкаль композицияләрдә үз талантын күрсәтте.
Оештыручылар һәм барлык катнашучыларга әлеге гаҗәеп бәйрәм өчен рәхмәт әйтәсем килә. «Ай, былбылым!» фестивале безнең мәдәниятнең, буыннарны берләштереп һәм иҗат өчен яңа офыклар ачып, чәчәк атуын тагын бер тапкыр раслады», - дип яза Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаров.