Татар җәмәгатьчелеге «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзов музей-йортында кунакта булган
Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина җитәкчелегендәге делегация Россия кооперация университеты ректоры, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиеваның ярдәме белән Укытучылар көне алдыннан Самара өлкәсе Камышлы районы Татар Байтуганы авылында ачылган «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзовның музей-йортында булды.
«Татар Байтуганы авылына җитәрәк, тау битенә зур итеп язып куелган «Әлифба» язуын күрәсең. Сәләй Вагыйзов балачагында нәкъ шушы тау аша Алтын тау бистәсенә бара торган булган. Шуны истә тотып, биредәгеләр 2019 елда тау битенә «Әлифба» язуын урнаштыралар. Музей-йортка килеп җитүгә борынгы мәчеттән азан тавышы ишетелде. Тарихка күз салсак, Татар Байтуганы авылына 1533 елда нигез салынган. Авыл халкы мәчет манарасын кистерүдән саклап калган. Байтуган район үзәге булган», – диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.
Аның әйтүенчә, хәзер Татар Байтуганы авылында 130 хуҗалык бар. «Озак еллар дәвамында эшләгән башлангыч мәктәп ябылган. Балалар белем алырга Рус Байтуганы авылына йөри. Быел Татар Байтуганы авылыннан өч бала беренче сыйныфка укырга кергән», – дип өстәде ул.
2016 елда «Әлифба» авторы Сәләй Вагыйзовның яшәгән йорты нигезенә агачтан танылган педагогның музей-йорты ачыла. «Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтлебез. Ул ярдәм итмәсә, музей булмас иде», – диде музей җитәкчесе Нурания Абзалова.
«Музейдагы экспонатлар аша «Әлифба» авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзовларның рухы сакланганлыгын тоясың. Ятимлеген, сугыш елларында әсирлеккә эләгү, соңыннан «ГУЛАГ» лагерьларын үз җилкәсендә татыган Сәләй Вагыйзов хатыны Рәмзия Вәлитова белән 1965 елда беренче Әлифбаларын нәшир иткәннәр. Һәм ул 42 тапкыр яңадан чыккан. Алар авторлыгында нәшер ителгән «Әлифба» китабы бүгенгәчә кулланышта», – диде Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Нурания Абзалова татар җәмәгатьчелеген бу якларда пешерелә торган җәймә ризыгы белән каршы алган, бертуганы Гөлфия ханым белән мул итеп табын әзерләгәннәр. «Шәхесне зур хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт, музейның ишеген ачып керүчеләр, танылган педагогларның эшен мәңгеләштерергә ярдәм итә» – дип, аларның тормышы, эшчәнлекләре турында тәфсилләп сөйләгәннәр.
«Чыгышы вакытында күңеле тулып, елап та алды. 40 елдан артык авылларында фельдшер булып эшләгән Нурания Абзалова гел эзләнүдә. Яңа экспонатлар табылуын, музейга яңа өйләнешкән пар гаиләләрнең килүен дә әйтте. Очрашу күңелебездә мәңгелеккә уелып кала торган хатирәләр белән баетылды. Музей җитәкчесе ире ягыннан Сәләй Вагыйзовның туганы да икән. Аңа дәреслек авторы белән күрешергә, аралашырга насыйп була. Хатлар да алышканнар. Хәзер аларның оныклары белән элемтәдә яши. Сүз уңаеннан, Рәмзия ханым Вәлитованың нәселе Закир Рәмиевка (Дәрдемәнд) барып тоташа», – диде Флюра Абдуллина.
Делегация Рус Байтуганы авылында урнашкан мәктәптә булып 9-11 сыйныф укучылары, педагоглары белән очрашкан.
«Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина үзләренең белем учагы белән таныштырды. Гимназия укучылары татар телендә шигырь сөйләде, районның Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Рамилә Галиева музейларында уникаль экспонатлар барлыгын әйтте. Мин укучыларны Казан кооператив институтына укырга чакырдым. Бергә үзара хезмәттәшлек итәргә дигән фикергә килдек», – диде Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.
Делегация составында Әлки районының Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры Фәридә Яруллина, гимназия директоры урынбасары Лилия Әһлиуллина, гимназия китапханәчесе Венера Фәсахова, Әлки районы үзәк китапханәсенең туган якны өйрәнү һәм милли әдәбият бүлеге җитәкчесе Алсу Низамова, Әлки районының Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Рамилә Галиева, шулай ук гимназия укучылары барган.