Чиләбедә яшьтәшләренә ташланган укучыны психиатрия хастаханәсенә китергәннәр
Чиләбедә мәктәп укучыларына ташланган яшүсмерне дәвалау учреждениесенә җибәргәннәр, дип хәбәр итә РИА Новости. Билгеле булганча, бала язын һәм җәен психиатрия клиникасында ике ай дәваланган булган инде.
Инцидент 68 номерлы мәктәптә иртәнге сәгатьләрдә булган. Унөч яшьлек малай уку йортына пычак, чүкеч һәм утлы корал муляжы алып кергән һәм укучыларга ташланган. Нәтиҗәдә өч бала һәм һөҗүмне булдырмаска тырышкан укытучы зыян күргән. Аларның барысына да чүкеч белән, ә укучыларның берсенә чүкеч һәм пычак белән сукканнар.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, ике укучыны хирургия юлы белән дәвалыйлар. Өченче бала белән олы кеше ашыгыч оператив медицина ярдәменә мохтаҗ түгел. Аларны профильле бүлекләргә госпитализацияләгәннәр.
РИА Новостига РФ Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, һөҗүм иткән үсмерне укытучы һәм укучыларның берсе туктатырга тырышкан. Малай сыйныфтан йөгереп чыгып киткән, шуннан соң аны башка педагог зарарсызландырган.
Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе үтерү оештыру һәм ваемсызлыкка кагылышлы маддәләр буенча җинаять эшләре ачкан.