ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Илнур Миргалиев Әстерхан кирмәне турында: Алтын Урда шәһәрләре ташларыннан төзелгән

0

Тарих институтының Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Әстерхандагы кирмәннең Алтын Урда шәһәрләре ташларыннан төзелүе турында сөйләде.

«Алтын Урда чорында һәм аннан алдагы чорларда Түбән Иделдә бик зур шәһәрләр төзелгән була. Ул шәһәрләр таштан, кирпечтән төзелә. Түбән Иделдә сыйфатлы агач, ягулык, таш белән проблема. Рус дәүләте вакытында Алтын Урда шәһәрләре бөлгенлеккә төшкән була, күбесендә халык та булмый. Бу шәһәрләрне җимереп, кирпечләреннән кирмән ясала. Кирмән рус чорындагы ясалса да, Хаҗи-Тарханның татар чорын дәвам иткән шәһәр буларак карыйбыз. Бу кадәр төзү материаллары шәһәрләрнең нинди зур булганын исбатлый», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Тарихчы сүзләренчә, Хаҗи-Тархан татарлары Идел-Урал татарларының мөһим бер өлеше. «Хаҗи-Тархан татар этногенезында һәм сәяси тарихында зур роль уйнаган», – диде ул һәм тарихи яктан әле өйрәнәсе барлыгын искәртте.