ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Россия һәм Мисыр Казанда узачак БРИКСта берничә килешү имзаларга әзер

0

Мисыр һәм Россия берничә ике яклы килешү төзергә әзерләнә. Яклар әлеге документларны Казанда узачак БРИКС саммитында имзаларга мөмкин. Мисыр Гарәп Республикасының Мәскәүдәге илчесе Назих Нагари БРИКС Медиасаммиты кысаларында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Шул ук вакытта дипломат ачыклык керткәнчә, килешүләрнең нәкъ менә саммит барышында төзеләчәге турында сүз бармый, чөнки «бу – күпьяклы очрашу». «Әмма без кайбер ике яклы проектлар әзерлибез, алар теләсә кайсы вакытта имзаланырга мөмкин», - дип искәртте ул.

Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – Татарстан өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин бу көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәгенә әйтте. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашачакларын раслады инде.