ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше минималь булган 15 төбәк арасына керде

0

Татарстан Республикасы 2023 ел нәтиҗәләре буенча, 2022 ел белән чагыштырганда тугыз позициягә күтәрелеп, куллану чыгымнарында торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше буенча Россия төбәкләре арасында 12нче урынны яулады. РИА Рейтинг үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре әнә шундый.

Татарстанда яшәүче урта статистик гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләргә, торакны яктырту һәм җылыту өчен ягулыкка түләүгә тотылган чыгымнар өлеше, бер елда 1,4 процентка кимеп, 7,7 процент тәшкил иткән. 2023 елда бу чыгымнар 4428,6 сумга тигез булган.

Хакасия (торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше – 7,7 процент, 4069,4 сум чыгым) һәм Адыгея республикалары (чыгымнар өлеше – 7,9 процент, 4273,9 сум чыгым) рейтингның 11 һәм 13нче баскычларында урнашкан. Шул ук вакытта, Хакасиядә коммуналь хезмәтләргә чыгымнар – 0,1 процентка, Адыгеядә 0,8 процентка кимегән.

2023 елда Россиянең төрле төбәкләрендә торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше 6,3 проценттан 14 процентка кадәр тәшкил иткән. Экспертлар фикеренчә, мондый аерма гаиләләрнең берләштерелгән куллану чыгымнары дәрәҗәсе, тарифлар күләме, газлаштыру дәрәҗәсе һәм коммуналь хезмәтләрне куллану күләменә бәйле.

2023 ел нәтиҗәләре буенча торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнарның иң аз өлеше – Әстерхан өлкәсендә (6,3 процент), Калмыкиядә (6,6 процент) һәм Дагыстанда (6,7 процент), ә иң күп өлеше Чукот автономияле округында (14 процент), Бурятиядә (13,4 процент) һәм Амур өлкәсендә (13,3 процент) теркәлгән. Федерациянең 60 субъектында ул 10 проценттан азрак, 25 субъектта – күбрәк.

Тулаем алганда, 2023 елда ил буенча куллану чыгымнарында торак-коммуналь хезмәтләргә чыгымнар өлеше 2022 ел белән чагыштырганда 0,6 процентка кимеп, 9,4 процент тәшкил иткән. Акчага күчереп исәпләгәндә, Магадан өлкәсендә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләргә – иң күп (10 341,2 сум), Калмыкиядә яшәүчеләр иң аз (3167,6 сум) түләгән.