Чиләбедә мәктәп укучысы балаларга һәм укытучыларга чүкеч белән ташланган
Чиләбенең 68нче мәктәбендә бер укучы балаларга һәм педагогларга һөҗүм иткән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар, аларга медицина ярдәме күрсәтелә. Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Вазгыятьне шәхси контрольгә алдым. Урында хокук саклау органнары, шәһәр башлыгы, Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшли. Тикшерү бара», - дип язган Текслер.
Укучының чүкечне мәктәпкә ничек алып керүе һәм каравылчының моңа ни өчен игътибар итмәвенә бәйле сораулар ачык кала. Губернатор барлык белем бирү оешмаларында тикшерү үткәрергә кушты.