Боливия Президенты Казанда узачак БРИКС саммитында Путин белән очраша
Боливия Президенты Луис Арсе Катакора Россия коллегасы Владимир Путиннан Казанда узачак БРИКС саммитында катнашырга чакыруны кабул итте. Боливия Күпмилләтле Дәүләтенең Мәскәүдәге илчесе Мария Луиса Рамос Урсагасте моны раслады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Боливия Президентын Казанда узачак БРИКС саммитына чакырдылар, ул Президент Путиннан бу чакыруны рәхәтләнеп кабул итте», - дип искәртте дипломат.
Илче шулай ук Боливия лидерының Россия Президенты белән очрашуы планлаштырылуын да әйтте. «Әлбәттә, һичшиксез. Без хәзерге вакытта моны бирегә (Казанга – Т-и иск.) киләчәк бүтән башлыклар белән дә оештырачакбыз. Әлбәттә, Президент Путин белән дә очрашу оештырабыз», - дип ачыклык кертте ул.
Элегрәк Латин Америкасы иленең тышкы эшләр министры Селинда Соса Боливия Президентының Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммитына киләчәге хакында хәбәр иткән иде.
Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узачак. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – Татарстан өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин бу көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәгенә әйтте. 20дән артык илнең лидерлары саммитта катнашачакларын раслады инде.