ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы базасында хәрбиләргә гуманитар ярдәм тупланды

0

Кукмараның «Сугышчан кардәшлек» оешмасы базасында махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыю эшләре барды. 36нчы колонна шушы көннәрдә юлга кузгалачак. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Хәрби хәрәкәт ветераннарын берләштергән «Сугышчан кардәшлек» оешмасы инде ике ел уңышлы гына эшләп килә. Оешма җитәкчесе Радик Габдрахманов сүзләренчә, алар төрле патриотик чараларга йөриләр, үсеп килүче яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә дә зур өлеш куялар.

«Кукмараның Шәһәр көнендә дә, оешма вәкилләре белән бергәләп, райондашларга, бәйрәм кунакларына махсус стендта эшчәнлекне тәкъдим иттек, бик матур гына очрашулар уздырдык. Шулай ук алдан сөйләшү буенча мәктәп балалары безнең оешма базасына да килә. Әле күптән түгел Нырты урта мәктәбе укучыларын үзебезнең музей белән таныштырдык, балалар хәтта экипировка, хәрби форма, бронежилетлар да киеп карады. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә юллау өчен гуманитар ярдәм туплау эшен дә бар күңелне биреп башкарабыз. Бүгенге көнгә кадәр 17 автомобиль (алар арасында 8 автомунча бар) җибәрдек. Солдатларга кирәк-яраклар тутырылган 36нчы ярдәм автомобиле тиздән сәфәргә кузгалачак», — дип сөйләде оешма җитәкчесе Радик Габдрахманов.

Гуманитар ярдәм башлыча хәрбиләрнең соравы буенча туплана икән. Күптән түгел һөҗүм вакытында блиндажга шактый зыян килгән, нәтиҗәдә егетләр бернәрсәсез калган.

«Блиндажларны яңадан торгызу зур көч таләп итә. Аның өчен төзелеш материаллары аеруча күп кирәк. Исемлек буенча шактый кирәкле әйбер җыелды. Такта, җылылык изоляциясе материаллары, дым үткәрми торган пленкалар, шуруповерт, болгарка, бензин пычкылары, электр генераторы, машиналарга запас частьлар, майлар, кечкенә газ баллоннары, кадак, шөрепләр, маскировкалау челтәрләре, балта, чүкеч, көрәк һәм башкалар тупланды.

Кукмараның «Ромашка» балалар бакчасыннан 100гә якын балалар матрасы бирделәр, мендәрләр, чиста итеп юылган простыня, одеяллар да бар. Шулай ук без исемле посылкалар да кабул итәбез. Гуманитар ярдәм туплауда волонтерларның, олы йөрәкле райондашларның өлеше зур. Авыл җирлекләре, хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый — ничек тә булышырга тырыша. Кышка да әзерләнә башладык инде. Җылы оекбашлар, кышкы аяк киемнәре, аяк киеме астына кую өчен киез олтыраклар (стелька), бушлатлар, комбинезоннар, җылы киемнәр алып килүчеләр шактый. Без һәркемгә шат, берсенә дә караңгы йөз күрсәтмибез, әйберләрне тәртипләп туплап барабыз. Базага парафин кайту белән блиндаж шәмнәре ясау эшен дә кабат торгызып җибәрергә ниятлибез. Укучылар, мәдәният учреждениеләре ул өлкәдә аеруча остарды, тәҗрибәләре дә зур», — ди Радик Хәкимҗан улы.

Оешма җитәкчесе белән база скадларында да булдык. Берсе дә буш түгел — һәрберсендә хәрбиләргә дип әзерләнгән кирәк-ярак урын алган.

«Без егетләр белән даими элемтәдә торабыз. Ярдәм туплаган вакытта да иң элек аларның үтенеченә игътибар итәбез, җибәрелгән исемлекне анализлыйбыз. Шуннан соң төрле төркемнәрдә хәбәрләр урнаштырабыз. Күмәк эш тау күчерә! Егетләрнең проблемаларына, илгә килгән бәлагә битараф булмаучыларның артуы — зур сөенеч. Чөнки бу берүзең генә башкарып чыга торган эш түгел. Тупланган ярдәм чараларын һәр батальонга тигез итеп бүләбез, буталмасын өчен капларга төсле ленталар да бәйләнә. Шушы игелекле эшләр дәвамлы, үз өлешен керткән һәркемгә савабы зур булсын», — ди Радик Габдрахманов.