ru24.pro
World News in Tatar
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Яңа Чишмә районы башлыгы хәрбинең яңа туган кызына коляска бүләк иткән

0

Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов махсус хәрби операциядә катнашучының яңа туган кызына коляска бүләк иткән. Ева - хәрбинең гаиләсендә бишенче бала. Бу хакта «Яңа Чишмә хәбәрләре» сайтында язалар.

Район башлыгы хәрбинең хатыны Екатеринаны әлеге мөһим вакыйга белән котлаган, сабыйга һәм аның әнисенә сәламәтлек теләгән, гаиләгә ярдәм итәргә вәгъдә иткән.

Биш бала атасы Михаил бу елның февраль аенда үз теләге белән Ватаныбызны сакларга киткән.